Тәтеш урманчылыгы хезмәткәрләре Тәтеш татар урта мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар белән «Табигатькә бергәләшеп ярдәм итик!» темасы буенча дәрес уздырганнар.
Дәрес барышында Тәтеш кишәрлеге урманчысы Рәис Абдрахманов һәм урман остасы Марат Әмирханов балаларга урманнарны саклау һәм яклауның мөһимлеге, урманнарны торгызуның төрләре һәм ысуллары турында сөйләгәннәр, урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәрткәннәр.
Аннан соң экологияне яхшырту, урман һәм су ресурсларын саклау мөмкинлекләре турында фикер алышканнар.