Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләү, транспорт белән күчерү, эшкәртү, сату һәм чит илгә чыгаруны кисәтү һәм туктату мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә видеоконференция режимында узды.
Утырышта Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Илдар Хисаметдинов чыгыш ясадылар.
Үзенең чыгышында Айрат Әхмәров агач әзерләү һәм аның әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү һәм ачыклау буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турында сөйләде, 2021 елда «Агач ташучы машина» һәм «Чыршы» ведомствоара оператив-профилактика чаралар турында сөйләде.
«Агач ташучы машина» операциясе кысаларында дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре катнашында 213 рейд үткәрелде, күчмә булмаган постларда агач материалы төягән 300 машина туктатып тикшерелде, – дип билгеләп үтте ул. – «Чыршы» операциясе узган елның декабрь ахырында узды. Аның нәтиҗәләре буенча 619 рейд үткәрелде, Әлки, Арча, Минзәлә, Саба һәм Чирмешән урманчылыклары урман фонды территориясендә урман законнарын бозуның 7 очрагы ачыкланды».
«Тулаем алганда, урман законнарын бозуларны кисәтү һәм булдырмау чаралары системалы рәвештә алып барыла һәм уңай нәтиҗәләр бирә, – дип өстәде Айрат Әхмәров. – Урман утыртмаларын законсыз кисү очракларының һәм законсыз әзерләнгән агач күләменең кимүе шул хакта сөйли».
Илдар Хисаметдинов хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан урман тармагында хокук бозуларны киметү буенча үткәрелә торган чараларга һәм алдагы чорга бурычлар турында сөйләде.