Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.
Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов катнашты.
Киңәшмәне ачып, Александр Орнатский урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын эшләү һәм раслау, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып бару, табигый янгыннарны кисәтү һәм бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре уздыру мәсьәләләренә тукталды.
«Март аенда төбәкләрдә урман янгыннарын сүндерү станцияләренең 2022 елда урманнарда янгын куркынычы сезоны башлануга әзерлеге тикшереләчәк. Беренче чиратта бу Башкортстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсенә кагыла», – дип хәбәр итте ул.
Утырышта хисап бирү турындагы доклад белән Департамент җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев чыгыш ясады.