«Әлмәт урман хуҗалыгы» ДБУ оешмасында 2022 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында гадәти нарат күркәләрен җыю эшләре бара. «Хәзерге вакытта Акташ кишәрлегенең 63, 82 кварталларында, Кама-Исмәгыйль кишәрлегенең 42, 43 кварталларында һәм Әлмәт урманчылыгының Миңлебай кишәрлегендә 51, 185 кварталларында эшләр бара, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Виталий Утнюхин. – Барлыгы 14 кеше хезмәт куя».
«Бүгенге көндә 2 тоннадан артык күркә җыелды. Бер үк вакытта күркәләрне киптерү һәм эшкәртү эше дә алып барыла, – дип өстәде Виталий Утнюхин. – Быел барлыгы 10 килограмм ылыслы токым орлыгы әзерләргә кирәк. План билгеләнгән вакытка үтәләчәк».