Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Мөслим һәм Ютазы районнарында булды. Анда ул 2022 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Мөслим районында утырыш Мөслим авылында администрациясе бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты.
Төп доклад белән «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Әхмәтгалиев чыгыш ясады. «Бүгенге көндә урманчылыкның урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 72 мең гектар тәшкил итә. Шуларның 26,5 мең гектары Мөслим районы чикләрендә урнашкан, – дип хәбәр итте ул. – Хәзерге вакытта урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек тулы куәтенә бара. Кайбер оештыру-боеру документлары чыгарылды, урман янгыннарын сүндерү станцияләре һәм янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары тикшерелде, урманнарны җир өстендә патрульләү маршрутлары һәм тәртибе расланды, 6 ирекле янгын дружинасы булдырылды».
«Шулай ук халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре дә алып барыла, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашулар үткәрелә, мәгълүмати хатлар җибәрелә», – дип тә өстәде Илнар Әхмәтгалиев.
Ютазы районында киңәшмә Ютазы авылы администрациясендә узды. Анда муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Янгын куркынычы янаган чорга әзерлек барышы турында «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова сөйләде. Ул урман фонды җирләрендә патрульлек итү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү, урман янгыннарына каршы пропаганда һ.б. мәсьәләләргә тукталды.
Утырышка йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең 10 пунктын аңлатырга кирәклеге турында ассызыклады, аерым алганда, кар эреп бетү белән урманга янәшә торган кишәрлекләрне корыган үлән үсемлекләреннән, урып-җыюдан калган калдыклардан, аунак агачлардан, агач кисү калдыкларыннан чистарту яисә урманны янгынга каршы минераллаштырылган полоса яки янгынга каршы башка төрле киртә белән киртәләп алу кирәклеге турында җиткерергә кирәк.