Парламент тыңлауларында урманнарда углеродны күзәтү буенча илкүләм система оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Бүген РФА Космик тикшеренүләр институтында РФ ФҖ Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитетының «Россиядә углерод нейтральлегенә ирешүдә урман хуҗалыгының роле. Законнар белән тәэмин итү: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары» темасына видеоконференция режимында парламент тыңлаулары узды.

Чарада Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Александр Панфилов, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының Табигатьтән файдалану һәм экология комитеты рәисе Сергей Алексеев, урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Тыңлаулар барышында урманнарда углеродны күзәтү буенча илкүләм система оештыру, урманнарның парник газларын йотуын даими, тулы һәм ышанычлы бәяләү максатында Җирне космос аша читтән торып тикшерү мәсьәләләре, карбон фермаларын һәм полигоннарын булдыруның халыкара һәм илебез тәҗрибәсе, урманчылыкны үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары һ.б. мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International