Шәһәр яны урманчылыгының урман остасы Фәрит Әхмәтгәрәев Биектау районы Мүлмә урта мәктәбендә «Урман – Россиянең казанышы» темасына дәрес үткәргән

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ Иске Казан кишәрлегенең урман остасы Фәрит Әхмәтгәрәев Биектау районы Мүлмә урта мәктәбенең 8-10 сыйныф укучылары өчен «Урман – Россиянең казанышы» темасына дәрес үткәргән. Дәрестә ул балаларга урманнар, аларның бәяләп бетергесез вазыйфалары, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы оешмалар эшчәнлеге турында сөйләгән.

«Урман тармагы белгечләренең төп бурычы – бүгенге һәм киләчәк буыннар хакына урман байлыкларын саклау һәм арттыру. Бу бик мөһим һәм җаваплы миссия, – дип билгеләп үткән Фәрит Әхмәтгәрәев. – Хәзерге вакытта урман сагында 2,5 меңгә якын кеше тора».

Дәрес ахырында урман остасы укучыларга урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртеп узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International