Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы 2022 елның 1 мартында Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының «Урман гаризасы үрнәген, аны тутыру һәм бирү тәртибен, урман гаризасының электрон рәвешенә карата таләпләр раслау турында» 2021 елның 29 апрелендәге 303 номерлы боерыгының үз көченә кергәнлеге турында искәртә. Әлеге документ Россия Табигать ресурслары министрлыгының 30.07.2020 ел, № 539 боерыгының көчен юкка чыгара.
Хәзер гаризаны урманнардан файдалану өчен күзалланган чор башланганчы кимендә 6 эш көне алдан тапшырырга кирәк булачак. Урман гаризасының гамәлдә булу чоры урманнардан файдалану чоры башланган көннән башлап 12 айдан артык түгел һәм Россия Федерациясе Урман кодексының 23 статьясында күрсәтелгән урманчылыкларда Россия Федерациясе Урман кодексының 29 статьясының 9 өлеше нигезендә билгеләнгән агач әзерләү кагыйдәләрендә һәм агач әзерләү үзенчәлекләрендә билгеләнгән очракларда озайтылырга мөмкин.
Урман гаризаларын төзү өчен XML-схемалар, шулай ук электрон документларның рәвешләре белән эшләү буенча кулланмалар Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының рәсми сайтында урнаштырылган: https://rosleshoz.gov.ru/documents/sampledocuments.
Урман гаризаларын тутыру һәм тапшыру буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлегендә 8 (843) 221-37-26 телефоны буенча киңәшләр алырга мөмкин.