Азнакай урманчылыгы урманчысы Айрат Вахитов Сарман урта мәктәбендә «Урманның табигатьтә һәм кеше тормышында роле» дәресен үткәргән

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы «Азнакай урманчылыгы» ДКУ Сарман кишәрлеге урманчысы Айрат Вахитов Сарман районының «Сарман урта мәктәбе» МББУ «Урманның табигатьтә һәм кеше тормышында роле» темасына дәрес үткәргән. Дәрес барышында Айрат Вахитов укучыларга Татарстан Республикасының урман фонды, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы оешмаларның эшчәнлеге турында сөйләгән.

«Урманнарны юкка гына «планетаның үпкәләре» дип атамыйлар. Һәр яфрак, һәр үлән – кечкенә генә фабрика ул, анда кояш уты һәм җылылык йогынтысында кислород бүленеп чыга торган катлаулы күренешләр бара, – дип билгеләп үткән урманчы. – Шулай ук урманнар елгаларның, инешләрнең, сулыкларның тулы сулылыгын тәэмин итә, тирә-юньдәге климатны йомшарта һәм дымландыра. Моннан тыш, һаваны тузаннан һәм корымнан чистартучы да урман, ул җиләк-җимеш, гөмбәләр, дару үләннәре һәм матди кыйммәтләр чыганагы».

Очрашу ахырында Айрат Вахитов урман тармагы һөнәрләренә, яшь белгечләргә ярдәм итү буенча гамәлдәге чараларга тукталган, балаларны Лубян урман-техника көллиятендә яки Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында белем алырга өндәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International