ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясен үткәрүгә әзерлек бара

2022 елның 5 марты, шимбә

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә әзерлек бара. Акция Татарстан Республикасында 2022 елның апрель азагы – май башларында оештырылыр дип көтелә.

Хәзерге вакытта урман фонды һәм муниципаль районнар территориясендә кишәрлекләрнең локациясен билгеләү, шулай ук утырту материалының токым составын билгеләү эшләре алып барыла.

«Бүгенге көндә 200 гектарга якын мәйданда кишәрлекләр сайланды, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев. – Акция кысаларында барлыгы 1 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла. Барлык татарстанлыларны да үз герое хөрмәтенә агач утырту акциясенә кушылырга чакырабыз».

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2020 елда үткәрелгән иде. Аны оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International