Киңәшмәнең көн тәртибендәге төп мәсьәлә – урманнарның санитар торышын яхшырту буенча профилактика чаралары. 2010 елгы корылык һәм 2011-2012 елгы кышкы салкыннар чыршы һәм каен урманнарына тискәре йогынты ясаган һәм алар, бигрәк тә Татарстанның көньяк-көнчыгыш һәм төньяк районнарында корый башлаганнар. Киңәшмәдә зыянлаган урман мәйданнарында санитар савыктыру чаралары үткәрү, корыган агачларны гражданнарга кулланышка бирү тәртибе турында күрсәтмәләр бирелде.