«Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ ылыслы токым орлыкларын стратификациягә билгеләгәннәр. «Стратификация – урманнарны торгызуга әзерлек этапларының берсе, аның уңыш нигезе – дөрес сайланган сыйфатлы чәчү материалы, барлык гамәлләрнең дөрес һәм эзлекле башкарылуы», – дип сөйләде урманнарны торгызу буенча инженер Нурфия Ибраһимова.
Урман хуҗалыгы белгечләре алдан ук орлыклар өчен үз «микроклимат»ын булдырганнар, анда орлыкларга тизрәк шыту, шулай ук үсеп китүчәнлек җиңелрәк булсын һәм утырту алдыннан шытып чыгучанлык дәрәҗәсе артсын өчен кышкы шартларда табигый йогынты шартлары имитацияләнә. Нәкъ менә саклагыч тышчалары булган үзенчәлекле орлыкларны стратификацияләү аларның тизрәк уянуына ярдәм итә, орлыклар эмбрион йокысын уздырып җибәрергә тиеш, югыйсә алар бөреләнмәячәк.
«Без орлыкларны кар суында җебеттек һәм аннан соң аларны кар өемнәренә күмеп куйдык, – дип өстәде Нурфия Ибраһимова. – Сертификациягә барлыгы 56 килограмм нарат һәм карагай орлыгы салынган иде. Стратификациядән соң алар Бөгелмә урман хуҗалыгының базислы урман питомнигында чәчеләчәк».