Татарстан Республикасында Халыкара урманнар көненә багышланган чараларга старт бирелде. Шулай итеп, ТР «Алабуга урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең 10 нчы урта мәктәбенең «ШкоЛес» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман – безнең байлыгыбыз» темасына дәрес үткәргәннәр. Дәрес барышында Татарстан кишәрлеге урманчысы Ирек Сафин һәм урманнарны торгызу буенча инженер Оксана Смирнова укучыларга урманның табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча республикада үткәрелә торган эшләр турында сөйләгән.
Шулай ук экологияне яхшырту, урман һәм су ресурсларын саклау мөмкинлекләре турында да фикер алышканнар.
ТР «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ Светлогорск кишәрлеге урманчысы Владимир Кудряшов Чирмешән районы, Ульяновка урта мәктәбендә лекция белән чыгыш ясаган. Чара барышында урманнарның экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, табигать саклау эшчәнлегенең юнәлешләре, урман профильле һөнәрләрнең төрләре һ.б. каралган.
Халыкара урманнар көнен дүшәмбе, 21 март көнне билгеләп үтәчәкләр. Бу бәйрәмнең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү, урман экосистемаларының әһәмияте, аларның чын торышы, аларны саклау һәм торгызу буенча төп чаралар турында белемнәрне тарату. 2022 елда Халыкара урманнар көне «Урман: тотрыклы җитештерү һәм куллану» темасына багышланган.