Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында «Арча урманчылыгы» ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ДБУнең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә Арча шәһәре хакимияте бинасында узды, анда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре һәм белгечләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Утырышта төп доклад белән җитәкче-урманчы Шамил Хәйруллин чыгыш ясады. Ул 2021 елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау, урман хуҗалыгы һәм урман әзерләү эшләре, «Татарстанның чиста урманнары», «Хәтер бакчасы» табигать саклау акцияләренә әзерлек барышы һәм алдагы чорга төп бурычлар турында сөйләде.

«Янгын куркынычы янаган сезонга әзерлек кысаларында урманнарда Арча урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде, урман янгыннары формированиеләре булдырылды, урман фонды җирләрен җир өстендә патрульләү маршрутлары расланды, – дип билгеләп үтте Шамил Хәйруллин. – Без янгын куркынычы янаган чорны гадәттән тыш хәлләрдән башка гына уздырып җибәрү өчен бөтен көчебезне куячакбыз».

Алга таба урман хуҗалыгы директоры Нияз Сәләхов һәм «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ баш икътисадчысы, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Надия Җиһаншина чыгыш ясады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы оешмаларның белгечләренә узган елда җайга салынган һәм нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Статистика мәгълүматларына караганда, урман янгыннарының 90% артыгы кеше аркасында килеп чыга. Шуңа күрә халыкка урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләре турында хәбәр итү мөһим бурычларның берсе булып тора, - дип ассызыклады ул. – Шулай ук урманнарны торгызу эшләренә әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International