Урман янгыннарын сүндерү үзәге һәм Шәһәр яны урман хуҗалыгы хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең территориаль ярдәмче системасы көчләре һәм чараларының янгын куркынычы сезонына әзерлеген карау чарасында катнаштылар

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасы идарә органнарының һәм көчләренең язгы ташуны һәлакәтләрсез үткәрүне тәэмин итү һәм торак пунктларны, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын табигый янгыннардан саклауга әзерлеген карау чарасы узды.

Карауның төп максаты – шәхси составның һәм махсус техниканың сезонлы куркынычларны бетерүгә әзерлеген тикшерү. Чараны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Ирек Кадамов үткәрде.

Төрле министрлыкларның, ведомстволарның, оешмаларның һәм җирле үзидарә органнарының гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен җәлеп ителә торган структур бүлекчәләре һәлакәттән коткару, торгызу һәм башка кичектергесез эшләрне башкару, кешеләрне эвакуацияләү өчен билгеләнгән техника һәм җиһазлар белән таныштырды. Чарада Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең аэромобиль төркеме, коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, Казан Башкарма комитетының Гражданнарны саклау идарәсе белгечләре, газ һәм энергетика хезмәткәрләре, «Водоканал» хезмәткәрләре, Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре, Сәламәтлек саклау министрлыгы медиклары, Урман хуҗалыгы, Экология министрлыклары һәм Роспотребнадзор вәкилләре катнашты. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең территориаль ярдәмче системасыннан барлыгы 107 кеше һәм 41 берәмлек техника күләмендә көчләр һәм чаралар төркеме җәлеп ителде.

Карау үткәргән вакытта коткару чараларының булуы һәм торышы, техниканың һәлакәттән коткару һәм башка кичектергесез эшләрне үткәрүгә әзерлеге тикшерелде. Формированиеләр җитәкчеләре гадәттән тыш хәлләр шартларында бурычлар, функциональ йөкләмәләр һәм эшләргә әзерлек турында хәбәр иттеләр.

Язгы ташу һәм табигать янгыннары чорында билгеләнгән бурычларны үтәүгә көчләрнең һәм чараларның әзерлеге буенча үткәрелгән карау нәтиҗәләре буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең оператив планлаштыру бүлеге башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Илнур Гыйззәтуллин чыгыш ясады. «Формированиеләрнең шәхси составы өйрәтелгән, техника төзек, билгеләнеше буенча эшләргә әзер», – дип билгеләп үтте ул.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International