Күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы шәхси ихтыяҗлар өчен агач сатып алу тәртибен аңлата.
Гражданнар үз ихтыяҗлары өчен агач материалын, шул исәптән утынны агач әзерләү белән шөгыльләнүче дәүләт учреждениеләре белән турыдан-туры сату-алу килешүләре төзү юлы белән сатып алырга хокуклы. Әгәр сатып алына торган агач күләме 10 м3 артмаса, электрон теркәү документларын рәсмиләштерү таләп ителми.
Моннан тыш, 10 м3 кимрәк күләмдәге агач материалын гражданнар электрон теркәү документларыннан башка гына үз ихтыяҗлары өчен (җылыту, корылмалар төзү максатларында) мөстәкыйль рәвештә әзерләргә, аны ваклап сатып алырга һәм транспортларга хокуклы. Шулай ук, санап үтелгән бу очракларда алыш-бирешне аерым декларацияләргә яисә агач материалын исәпкә алырга кирәк булмаячак.
Сатып алына торган агач күләме 10 м3 артып китсә, ул вакытта аны транспорт белән алып китү өчен электрон теркәү докумынты кирәк булачак, ул гражданин тарафыннан түгел, ә сатучы тарафыннан ЛесЕГАИС системасында төзелә. Шәхси ихтыяҗлар өчен агач сатып алган гражданинга электрон теркәү документы кәгазь чыганакта чыгартып бирелә яисә андый документның ЛесЕГАИС системасындагы белешмәләре бирелә. Мондый документ килешү төзелгәннән соң 7 көн эчендә гамәлдә була.