Урман тармагы белгечләре республиканың гомуми белем бирү оешмаларында Халыкара урманнар көненә багышланган чаралар үткәрә

2022 елның 18 марты, җомга

2022 елның 21 мартында дөньяда Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан республиканың урман тармагы белгечләре Татарстанның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү йортларында төрле чаралар үткәрәләр.

Мәсәлән, «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу буенча инженеры Венера Фастеева Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә «Урманның табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле» темасына семинар оештырган. Чара барышында урманнарның экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, табигать саклау эшчәнлегенең юнәлешләре, урман профильле һөнәрләрнең төрләре һ.б. каралган.

«Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Марсель Хәннанов Минзәлә интернат-мәктәбендә «Урман  – безнең байлыгыбыз» дәресен үткәргән. Ул республикада үткәрелә торган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре турында сөйләгән, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртеп узган.

«Урманнар – планетабызның үпкәләре, алар климат формалаштыруда катнаша, кислород белән тәэмин итә, зарарлы матдәләрне эшкәртә, су ресурсларын саклый, күп кенә үсемлекләр һәм хайваннар өчен яшәү тирәлеге булып торалар, кешеләр өчен азык һәм сәламәт мохит тәэмин итәләр, туфракның уңдырышлылыгын һәм ландшафтларны сакларга ярдәм итәләр», – дип билгеләп үткән очрашу барышында Марсель Хәннанов.

ТР «Нурлат урманчылыгы» ДКУ Восход кишәрлегендә урманчы Илдар Йосыпов Нурлат районы Якушкино урта мәктәбендә «Урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү» темасына лекция үткәргән. Укучылар урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, стандарт утырту материалы үстерү һәм урман культуралары утырту үзенчәлекләре турында белгәннәр.

Лекция ахырында Илдар Йосыпов укучыларны язгы чорда урман питомнигында орлыклар чәчүдә катнашырга чакырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International