Хөрмәтле татарстанлылар!
Ел саен – 21 март көнне дөньяда Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә. Әлеге экологик бәйрәмнең төп максаты – дөньяда яшәүчеләргә урманнарның мөһим климатик, су саклау, эрозиягә каршы, икътисадый һәм социаль үзлекләре турында искәртү, аларга карата җаваплы һәм сакчыл караш кирәклеге турында җиткерү.
Бүгенге көндә Татарстан урманнары 1 миллион 268 мең гектар мәйдан били. Шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, автомобиль юллары буенда, елгалар, күлләр һәм сулыклар тирәсендә дә утыртылган саклагыч урман утыртмалары челтәре бар. Соңгы 10 елда гына да республикада 20 мең гектардан артык мәйданда шундый урман полосалары булдырылды. Барлык саклагыч урман үсентеләрен дә исәпкә алып, хәзерге вакытта төбәкнең урман белән каплану дәрәҗәсе 20% якын тәшкил итә.
Татарстанда урман хуҗалыгы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру, урман байлыкларыннан нәтиҗәле һәм өзлексез файдалануны тәэмин итү буенча эзлекле эш алып барыла. Урман тармагын заманчалаштыру һәм цифрлаштыру курсы гамәлгә ашырыла, барлык тармак оешмалары заманча урман патруле, урман хуҗалыгы, урман янгыннарын сүндерү һәм агач әзерләү техникасы белән җиһазландырылган. Урман сагында барлыгы 2,5 мең кеше тора. Мин сезгә авыр, әмма намуслы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сез – югары квалификацияле белгечләр, Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә республикада ел саен меңләгән гектарда урман утыртыла, нәтиҗәле дәүләт урман контроле (күзәтчелеге) гамәлгә ашырыла, урманнарны янгыннардан, корткычлардан һәм авырулардан саклау тәэмин ителә.
Республика халкына урманга битараф булмаган мөнәсәбәте һәм «Хәтер бакчасы», «Урманны саклыйк» һәм «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акцияләрендә актив катнашканнары өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезнең һәркайсыгыз әйләнә-тирә мохитне саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертә, урман тармагын үстерүгә, киләчәк буыннар өчен урман байлыкларын саклап калуга һәм арттыруга ярдәм итә.
Хөрмәтле дуслар! Бу истәлекле көндә барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык, башлаган һәр эшегездә уңышлар телим!
Халыкара урманнар көне белән!
ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров