21 мартта Татарстан Республикасында Халыкара урманнар көне билгеләп үтелде. Аның кысаларында дәресләр, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, презентацияләр, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү йортларында мастер-класслар, Казан дәүләт аграр университетында тантаналы җыелыш һ.б. үткәрелде. Барлыгы 100 артык чара оештырылды.
Мәсәлән, «Болгар урманчылыгы» ДКУ белгечләре мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия һәм «Урман – Россия байлыгы» дигән түгәрәк өстәл үткәргәннәр. Укучылар урманчылыкның административ бинасын, II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясен караганнар, республикада урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелә торган эшләр турында белгәннәр.
ТР «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ урманнарны саклау һәм яклау инженеры Виктор Зайкин Тәтеш шәһәренең катнаш төрдәге «Сказка» балалар бакчасында булган. Ул балаларга табигатьтә һәм кеше тормышында урманның әһәмияте турында сөйләгән, сорауларга җавап биргән һәм урман тематикасына буйый торган рәсемнәр тапшырган.
Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә «Туган ягыбызның урманнарын саклыйк» дигән түгәрәк өстәл оештырылган. Анда «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Нияз Таҗмиев катнашкан.
Түгәрәк өстәл кысаларында урманнарның саклагыч, су саклау, климат, икътисадый һәм социаль үзлекләре, урман ресурсларын саклау проблемалары һ.б. турында фикер алышканнар.