Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урманнарны торгызу эшләренә әзерләнәләр. «Хәзерге вакытта, мәсәлән, урман хуҗалыкларында урман хуҗалыгы техникасы һәм урманнарны торгызу һәм машина-трактор паркындагы урман үрчетү буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен җәлеп ителә торган башка чаралар ремонтлана һәм аларга хезмәт күрсәтелә. Шулай ук кирәкле урман-культура кирәк-яраклары да сатып алына, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Урман культуралары сезоны агымдагы елның апрель уртасында ачылыр дип көтелә».
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда республикада «Экология» илкүләм проекты буенча 3,6 мең га мәйданда урманнар торгызылачак. Шул исәптән 1,4 мең га мәйданда – урман культуралары утырту, 2,1 мең га – табигый урман торгызу, 4 га – катнаш урман торгызу һәм 104 га урман үрчетү эшләре башкарылачак.
«Барлык эшләр дә билгеләнгән таләпләргә туры китереп вакытында агротехник чорларда башкарылачак, – дип өстәде Равил Кузюров. – Узган ел урман тармагы белгечләре тарафыннан 34,1 миллион стандарт утырту материалы үстерелде. Бу сан урманнарны яңадан торгызу өчен генә түгел, саклагыч урман үсентеләрен булдыру өчен дә җитә».
Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.