ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү буенча төбәкара өйрәнүләрдә катнашты

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Бүген Удмуртия Республикасының Воткинск шәһәрендә урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү буенча төбәкара өйрәнүләр узды. Бу чараны Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты һәм Удмуртия Республикасы Табигать ресурслары һәм әйләнә-тирәлекне саклау министрлыгы оештырды.

Өйрәнүләрдә катнашучыларны Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының УР буенча Баш идарәсе башлыгы Петр Фомин һ.б. сәламләде.

Өйрәтүләр барышында түбәндәге вакыйга (риваять) булды: УР Табигать ресурслары министрлыгының диспетчерлык идарәсенең бердәм пунктына Воткинск урманчылыгының кизү торучы диспетчерлык пунктыннан Воткинск районы территориясендә янгын чыгуы турында хәбәр алынды. Янгынның гомуми мәйданы 40 га тәшкил итә, шул исәптән 10 гектар мәйданда урман утыртмалары, 30 гектарда үләннәр яна. Урман биләмәсендә янгын чыккан урын Воткинск урманчылыгының Июль кишәрлегенең 12 нче кварталы бүлемтегенә туры килә. Җил йогынтысы нәтиҗәсендә яна торган үләннәр мәйданы 60 га кадәр җитә, урман янгыны 15 гектарга тарала. Алга таба янгын Двигатель авылына һәм урман эченә таба тарала, утның торак пунктка күчү куркынычы барлыкка килә.

Өйрәнүләрдә Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, җирле үзидарә органнары белгечләре һ.б. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International