ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында башлангыч һөнәри берлек оешмасының 2021 елдагы эш нәтиҗәләре каралды

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында башлангыч һөнәри берлек оешмасының хисап җыелышы булды. Видеоконференция режимында узган чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, эшләр белән идарә итүче Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Җыелышта башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе, оештыру эшләре бүлеге башлыгы Наталья Тюкаева, һөнәри берлекнең ревизия комиссиясе рәисе, финанс, бухгалтерлык исәбе һәм контрольлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Рөстәм Халиков чыгыш ясады.

Наталья Тюкаева һөнәри берлек әгъзаларының тормышка ашырылган социаль ярдәм чаралары, бәйгеләр, спорт, мәдәни-гаммәви чаралар, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы белән хезмәттәшлек итү һ.б. турында сөйләде.

«Узган ел башлангыч һөнәри берлек оешмасы тарафыннан «Урман чаңгы юлы» кышкы спартакиадасы, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе, урман тармагының һөнәри берлек активы катнашында республика семинар-киңәшмәсе, шулай ук, төрле экскурсияләр уздырылды, – дип хәбәр итте ул. – Ведомство карамагындагы оешмаларның һөнәри берлекләре рәисләрен укытуга аерым игътибар бирелде. Моннан тыш, ел дәвамында безнең һөнәри берлекләр «Иң яхшы коллектив килешүе», «Хезмәт өлкәсендә социаль партнерлар – һөнәри берлек оешмасы җитәкчесе һәм рәисе», «Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең хезмәтне саклау буенча иң яхшы вәкиле» бәйгеләрендә дә катнаштылар.

«Гомумән алганда, без билгеләнгән барлык бурычларны да үтәдек. Һөнәри берлек хәрәкәтен алга таба үстерү өчен, һөнәри берлек җитәкчеләре һәм әгъзаларының тырышлыгын бергә туплауны тәэмин итәргә, һөнәри берлектә әгъза булуга этәргеч бирү программаларын эшләргә һәм гамәлгә ашырырга кирәк. Яңа алымнар һәм ысуллар кирәк, – дип өстәде Наталья Тюкаева. – Без тәкъдимнәр өчен һәрвакыт ачык һәм ярдәмгә килергә әзер».

Рөстәм Халиков һөнәри берлекнең ревизия комиссиясенең 2021 елдагы эше турында хисап тәкъдим итте.

Министр урынбасары Рәис Гомәров башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшчәнлегенә уңай бәя бирде. «Министрлык һәм ведомство карамагындагы оешмаларның барлык белгечләренә узган ел нәтиҗәле эшләүләре өчен рәхмәт белдерәм. Тизлекләрне киметмәвегезне сорыйм», – диде ул.

Эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева җыелышта катнашучыларны тәкъдимнәр кертергә һәм аларны тормышка ашыруда катнашырга өндәде. «Читтән торып күзәтүче генә булмыйча, башлангыч күрсәтегез, – дип ассызыклады ул. – Бары тик шул рәвешле генә башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкин».

Чара Министрлыкның һөнәри берлек оешмасының алдынгы әгъзаларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International