Бүген Идел һәм Кама елгалары ярлары буенда су саклаучы яклагыч урман утыртмаларын утырту мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Фикер алышуда РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы вәкилләре, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасарлары Айрат Шиһапов, Ольга Манидичева, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев һ.б. катнашты.
Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов кыскача мәгълүматлар белән чыгыш ясады. «Бүгенге көндә Министрлык тарафыннан 300 гектар мәйданда су саклаучы урман үсентеләрен утырту өчен кишәрлекләр сайлап алынды. Аларның бер өлеше урман фонды җирләрендә урнашкан, бер өлеше – торак пункт җирләрендә», – дип хәбәр итте ул.
Аннары су саклаучы урман утыртмаларын булдыру проектларын төзү, эшләрне башкаруның мөмкин булган чорлары һ.б. мәсьәләләр каралды.
Исегезгә төшерәбез, су саклаучы яклагыч урман утыртмаларын утырту проекты Идел һәм Кама елгаларының диффуз пычрану проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән. Булдырылган урман утыртмалары каты көнкүреш калдыкларының, туфрак өлешләренең су өслегенә эләгүен булдырмауга, грунт суларын арттыруга ярдәм итәчәк, шуның аркасында елгаларның сыйфаты яхшырып, сулылыгы артачак.