26 мартта «Җир сәгате-2022» экологик акциясе үткәрелә

2022 елның 25 марты, җомга

26 мартта «Җир сәгате-2022» экологик акциясе үткәрелә. Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) оештырган бу акция планета табигатенә һәм ресурсларына җаваплы караш кирәклегенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән. Чара 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр узачак.

Гадәттәгечә, бу сәгатьтә бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше ут һәм көнкүреш электр приборларын сүндереп куячак, бөтен дөньяга танылган дистәләрчә мең бина һәм истәлекле урыннарда утлар сүнәчәк.

«Җир сәгате»ндә без утны сүндерергә һәм барыбызның да уртак җиребез булуы турында уйланырга тәкъдим итәбез. Безнең бер генә планетабыз бар, һәм ул безнең барыбызга да кагыла. Ул алыштыргысыз һәм без, аны саклап калу өчен, хәтта иң катлаулы вакытларда да, барысын да эшләргә тиеш. Без бу планетада кешеләрнең генә түгел, башка тереклек ияләренең дә яшәвен истә тотарга тиеш. Ни генә булмасын, без бер-беребез турында кайгыртырга бурычлы. Шуңа күрә быелгы акциянең шигаре – ярдәм итүне дәвам иттерәбез», – дип сөйләде Россиянең WWF директоры Дмитрий Горшков.

«Җир сәгате» – кешелек тарихында уздырылган иң массакүләм глобаль акция – анда бөтен дөнья буенча 2 миллиард кеше һәм 180 илдән артык кеше катнаша. Россиядә акция 2009 елдан бирле үткәрелә, аны Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәме белән оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International