Министрлыкта «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ эш йомгаклары һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 25 марты, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Биектау муниципаль районында булды. Анда ул «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУның III типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясенең урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлеген тикшерде. Карау барышында аңлатмаларны «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин бирде. Ул бу объектта 14 берәмлек техника, шул исәптән 4 янгын сүндерү автоцистернасы, шулай ук кирәкле янгын сүндерү инвентаре һәм урман янгыннарын сүндерү өчен башка махсус җиһазлар бар, дип сөйләде.

Шуннан соң Равил Кузюров «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Анда министр урынбасары Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыклар җитәкчеләре, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Төп доклад белән Айдар Гайфуллин чыгыш ясады. «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ составына урман янгыннарын сүндерү бөенча III типтагы 5 станция һәм төбәк диспетчерлык хезмәте керә, дип сөйләде ул. «Янгын чыгу куркынычы янаган чорда штат саны 90 кеше тәшкил итә (аларның 60ы – сезонлы эшчеләр)», – дип хәбәр итте Айдар Гайфуллин.

Ул кыскача 2021 елда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча башкарылган чаралар комплексына, янгын тематикасына мәгълүмати щитлар һәм аншлаглар урнаштыруга, урман фондын патрульләштерүгә һәм урман янгыннарына каршы көрәш турында пропагандалауга тукталды.

«Узган ел, тулаем алганда, 210 гектар мәйданда 19 урман янгыны теркәлде. Шулай ук махсус саклана торган табигый территория һәм башка категория җирләрендә 7 табигать янгыны теркәлде», – дип тә өстәде ДБУ директоры.

Айдар Гайфуллин 2021 елга бурычлар сыйфатында урман янгыннары барлыкка килүне булдырмый калу, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләрен алып бару һәм РФ Хөкүмәтенең 19.07.2019 ел, № 1605-р күрсәтмәсе нигезендә III типтагы урман янгыннарын сүндерү станцияләрен комплектлау турында билгеләде.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Равил Кузюров белгечләргә янгын куркынычы янаган чорда урман фонды җирләрен патрульләү, урман янгыннарын сүндерү станцияләрен комплектлау, техник документларны алып бару һ.б. белән бәйле кайбер йөкләмәләрне бирде.

«Узган елгы янгын куркынычы сезоны 2010 елдан башлап иң киеренкесе булды. Шуңа да карамастан, без гадәттән тыш хәлләргә юл куймадык. Барыгызга да уртак эш өчен рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте министр. – Алда чираттагы янгын куркынычы чоры көтә. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да әзер булуыгызны, урман фонды янында яну фактлары турында хәбәрләргә оператив рәвештә җавап бирүегезне сорыйм. Безнең уртак бурыч – урман янгыннары килеп чыгу мөмкинлеген мөмкин кадәр киметү өчен барысын да эшләү».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International