26-27 мартта Казанда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат ярышлары узды. Ярышлар шахмат, шашка буенча һәм Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге спорт мәктәбе базасында узды.
Ярышларда Тимур Галиев, Дамир Төхвәтов, Алсу Вәлиева һәм Әлмирә Нуретдинова составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.
«Мин шахмат уйнарга балачактан ук ярата идем. Минем өчен шахмат – ул тулы бер дөнья, чиксез күп комбинацияләр. Мине гроссмейстерларның берничә минут эчендә бөтен уенны уку сәләте таң калдыра, – ди Алсу Вәлиева. – Шуңа күрә мин турнирда бик теләп катнаштым, үземнең сәләтләремне тикшерү һәм яңа кешеләр белән танышуы бик кызык булды».
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле дәүләт граждан хезмәткәрләренең физик яктан камилләшүе, республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклап калу һәм үстерү өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Быел шулай ук волейбол, баскетбол, мини-футбол, йөзү, җиңел атлетика буенча ярышлар узачак.