Бүген Апас штп хакимияте бинасында 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Апас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, «Буа урманчылыгы» ДКУ, «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ җитәкчеләре һәм белгечләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Төп доклад белән «Буа урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Гатауллин чыгыш ясады. «Янгын куркынычы янаган чорга әзерлек кысаларында Буа урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде, урман янгыннарын сүндерү станцияләре һәм янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары тикшерелде, урман фонды җирләрен патрульләү маршрутлары расланды, урман янгыннарын сүндерү станцияләре командаларын, ирекле янгын дружиналары әгъзаларын «Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы» программасы буенча укытулар оештырылды, – дип хәбәр итте ул. – Хәзерге вакытта халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып барыла».
«Икенче кварталда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар башкарылачак, – дип өстәде Илнар Гатауллин. – Шулай ук урман культуралары кампаниясенә әзерлек тулы куәтенә бара. Белгечләр урман үсемлекләре орлыкларын стратификацияләү, урман культуралары техникасын һәм җиһазларын әзерләү белән мәшгуль».
Киңәшмәгә министр урынбасары Рәис Гомәров йомгак ясады. Ул гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең 10 пунктын аңлатырга кирәклеге турында ассызыклады, аерым алганда, кар эреп бетү белән урманга янәшә торган кишәрлекләрне корыган үлән үсемлекләреннән, урып-җыюдан калган калдыклардан, аунак агачлардан, агач кисү калдыкларыннан чистарту яисә урманны янгынга каршы минераллаштырылган полоса яки янгынга каршы башка төрле киртә белән киртәләп алу кирәклеге турында җиткерергә кирәк. «Урманнарда янгын куркынычы янаган чорның уңышлы узуы барлык структураларның һәм оешмаларның көйләнгән эшенә һәм үзара хезмәттәшлек итүенә бәйле. Без гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга юл куймаска тиеш», – дип нәтиҗә ясады Рәис Гомәров.