Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Анда 2021 елда һәм 2022 елның беренче кварталында коррупциягә каршы сәясәт өлкәсендә эш нәтиҗәләре каралды.
Чарада төп доклад белән Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова чыгыш ясады.
Үз чыгышында Эльвира Зыятдинова Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан 2021 елда тапшырылган коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турында хисапларны анализлау нәтиҗәләре буенча әзерләнгән күзәтү тәкъдим итте.
Аннан соң сектор мөдире Министрлыкта узган елда һәм 2022 елның 1 нче кварталында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында җентекләп сөйләде.
«2021 елда секторга башка түләүле эш башкару турында 4 хәбәр һәм оешмалардан элек дәүләт хезмәте вазыйфасын биләгән белгечләр белән хезмәт килешүе төзү турында 3 хәбәр килде, – дип хәбәр итте Эльвира Зыятдинова. – Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза максатларында Татарстан Республикасының рәсми порталында 49 норматив хокукый акт проекты урнаштырылды».
«Быелның 1 гыйнварыннан чираттагы декларация кампаниясе башланып китте. Бүгенге көндә дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренең 50% артыгы үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында белешмәләрне тапшырды», – дип билгеләп үтте ул.
Утырышка ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. Ул дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы хезмәткәрләренә 2022 елгы декларация кампаниясе кысаларында мәгълүмат бирүгә аерым игътибар бирергә кушты.