«Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУда яфраклы агач сапларын әзерләү эше төгәлләнгән. «Барлыгы 30 мең данә Гибрид-38 тонна сабак әзерләнде, эшләргә 15 кеше җәлеп ителде, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов. – Сабаклар питомникның мәктәп бүлегендә утыртылачак, ә аннан соң саклагыч урман үсентеләре утырту өчен файдаланылачак».
Быел урман культуралары сезоны 15-20 апрельдә ачылыр дип көтелә. Сергей Кузнецов сүзләренә караганда, аның кысаларында Аксубай урманчылыгы территориясендә 51,6 га мәйданда – урманнарны торгызу, 74 га – урман культураларын тулыландырып утырту, 250 га – урман культураларын агротехник карау, 0,4 га базислы урман питомникларында орлык чәчү эшләре башкарылачак.