Бүген урман тармагы белгечләре республиканың мәктәпкәчә оешмаларында Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар үткәрделәр.
Әйтик, ТР «Алабуга урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Алабуга районының 18 нче «Карлыгач» балалар бакчасында «Кошлар – безнең дусларыбыз» дигән темага лекция үткәргәннәр. Чара барышында балалар Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, кошларның төрләре һәм аларның табигатьтәге роле турында белгәннәр.
«Нурлат урманчылыгы» ДКУ белгечләре, Нурлат районы «Мәгариф идарәсе» МКУ вәкилләре белән берлектә, «Иң яхшы сыерчык оясы һәм кошлар өчен җимлек» район бәйгесендә җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырганнар. Чара Нурлат шәһәрендә «Театральный» скверында узган. Әлеге бәйгегә мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләрдән барлыгы 170 эш кабул итеп алынган.
Халыкара кошлар көне (International Bird Day) – ел саен 1 апрельдә үткәрелә торган экологик бәйрәм. Аның максаты – кошларның төрлелеген һәм исәбен саклау.