ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Балтач һәм Әтнә районнарында эш сәфәрендә булды

2022 елның 1 апреле, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Балтач һәм Әтнә районнарында эш сәфәрендә булды. Анда ул 2022 елда янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Балтач районында утырыш Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә хакимият бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов катнашты.

Төп доклад белән «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Нияз Сәлахов чыгыш ясады. Ул урман фонды җирләрендә патрульлек итү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү, урман янгыннарына каршы пропаганда һ.б. мәсьәләләргә тукталды.

«Гомумән алганда, без янгын куркынычы чорына һәм урман культуралары кампаниясе башлануга әзер», – дип хәбәр итте Нияз Сәлахов.

Әтнә районында киңәшмә Олы Әтнә авылындагы хакимият бинасында узды. Анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Янгын куркынычы янаган чорга әзерлек барышы турында «Ары урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Алмаз Хәлиуллин сөйләде.

Министр урынбасары Рәис Гомәров белгечләргә урман янгыннарының сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында халыкка хәбәр итү эшен көчәйтергә кушты. «Статистика мәгълүматларына караганда,  урманда янгын чыккан 10 очракның 9ында кеше гаепле. Шуңа күрә урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү, дәүләт хакимияте органнарына урман фонды янында яну очракларын ачыклау турында оператив хәбәр итү бик мөһим», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International