Министрлыкта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек турында сөйләштеләр

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта 2022 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмә барышында урман фонды җирләрендә патрульлек итү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үткәрү, урман янгыннарын сүндерү станцияләрен комплектлаштыру мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Утырыш ахырында министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов урманчылык җитәкчеләренә халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча системалы агитация-аңлату эшләрен алып барырга кушты. «Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең 2022 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына әзер булуын күрсәтте, – дип билгеләп үтте ул. – Шуңа да карамастан, барлык юнәлешләр буенча эшне көчәйтергә кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International