2022 елның икенче кварталында Татарстан Республикасында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы башкарылачак. Чаралар Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре тарафыннан республика территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләрне башкару буенча дәүләт йөкләмәсе нигезендә үткәреләчәк.
Шулай итеп, быел 2395,2 км озынлыгында янгынга каршы яңа минераллаштырылган полосалар булдырылды һәм 4806,9 км озынлыктагы минераллаштырылган полосалар карап чыгылган. Шулай ук 111,3 км озынлыктагы янгынга каршы юллар төзү һәм 426,5 км озынлыкта аларны үзгәртеп кору эшләре башкарылачак. Моннан тыш, урманнарга килә торган гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгы тематикасына мәгълүмат стендлары, аншлаглар һәм щитлар урнаштыру планлаштырыла.
«Әлеге чаралар урман янгыннары барлыкка килүне кисәтүгә, аларның таралуын чикләүгә һәм алар белән уңышлы көрәшүне тәэмин итү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов. – Урманнарда янгын куркынычы сезоны агымдагы елның апрель уртасында ачылыр дип көтелә».