«Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУда киләсе урман культуралары сезонына әзерлек эшләре төгәлләнеп килә

2022 елның 8 апреле, җомга

«Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ 2022 елгы урман культуралары сезонына әзерлек эшләре төгәлләнеп килә. Учреждениедә урман хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын ремонтлау, урман үсемлекләре орлыкларын стратификацияләү, яфраклы агач сабакларын әзерләү, шулай ук питомникның чәчү бүлекләре кишәрлекләренә көл тарату һәм туфракта дым саклау буенча эшләр башкарылган.

«Моннан тыш, белгечләр үсентеләрне утырту өчен яңа агач калканнар да әзерләде, – дип сөйләде «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу буенча инженеры Венера Фастеева. – Бездә 5 урман питомнигы бар, быел 1 гектар мәйданда чәчү планлаштырыла. Тулаем алганда, урман-культура эшләренә әзер, кар эреп бетүен көтәбез».

Язгы урман культуралары кампаниясе кысаларында Минзәлә урманчылыгы территориясендә 128 га мәйданда – урманнарны торгызу, 397 га – урман культураларын өстәп утырту һәм 1,2 мең га урман культураларын агротехник карау эшләре башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International