Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре турында гавами фикер алышу булды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, урманчылыклар җитәкче-урманчылары, республика урман хуҗалыклары директорлары, урман кишәрлекләрен арендалаучылар һ.б. катнашты.
Чарада төп доклад белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул видеоконференциядә катнашучыларны федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге), урманны саклау нәтиҗәләре һәм урман законнарындагы соңгы үзгәрешләр белән таныштырды. Айрат Әхмәров Россия Федерациясе Урман кодексының 98.2 ст., РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 15.12.2021 ел, № 955 боерыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 08.04.2022 ел, № 209-осн боерыгы буенча урманнарны саклауны гамәлгә ашыруны регламентлаштыручы норматив хокукый актларга аерым игътибар бирде.
«Патрульлек иткәндә, дәүләт урман инспекторлары фотога төшерәләр яки видеога теркиләр, шулай ук картографик, картометрик һәм фотограмметрик үлчәүләрне тәэмин итә ала торган башка техник чараларны, шул исәптән пилотсыз очу аппаратларын куллана алалар», – дип искәртте спикер.
Моннан тыш, Айрат Әхмәров 31.07.2020 № 248-ФЗ федераль законның төп нигезләмәләренә, контроль-күзәтчелек һәм профилактик чаралар төрләренә тукталды.
«Быел Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан планлы контроль-күзәтчелек чараларын гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде. Планнан тыш контроль-күзәтчелек чаралары аерым очракларда үткәрелергә мөмкин, мәсәлән, табигый яки техноген характердагы гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы янаганда, – дип хәбәр итте бүлек җитәкчесе. – Шул ук вакытта аларны прокуратура органнары белән килештерергә кирәк».
Аннары министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) тормышка ашыру, урман кишәрлекләрен арендага алу һ. б. мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде.
Утырыш ахырында Министрлыкның хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре турында фикер алышу булды.