Бүген Югары Ослан хакимияте бинасында 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, «Идел буе урманчылыгы» ДКУ, «Идел буе урман хуҗалыгы» ДБУ җитәкчеләре һәм белгечләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Төп доклад белән «Идел буе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Исмәгыйлев чыгыш ясады. Ул урман фонды җирләрендә патрульлек итү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү, урман янгыннарына каршы пропаганда һ.б. мәсьәләләргә тукталды.
«Урман культуралары кампаниясе кысаларында урманчылык территориясендә 31 гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылачак. Утырту өчен 133 мең стандарт утырту материалы бар, – дип хәбәр итте Рөстәм Исмәгыйлев. – Шулай ук хәзерге вакытта «Татарстанның чиста урманнары» һәм «Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акцияләренә әзерлек бара.
Киңәшмәгә йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә урманнарны саклау, санитар-савыктыру чараларын үткәрүгә бәйле кайбер йөкләмәләрне бирде. «Инде бу айда урманнарда янгын куркынычы сезоны ачылачак. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, бигрәк тә май аенда, бәйрәм һәм ял көннәрендә контрольне көчәйтергә кирәк», – дип ассызыклады ул.