Республикада «Татарстан Республикасы муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» бәйгеләре уза

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Татарстан Республикасы муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» бәйгеләре уза. Аларны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр – урманчылыклар һәм районнардагы мәгариф идарәләре оештыра.

Бәйгеләр 2 этапта үткәрелә: сайлап алу (гомуми белем бирү учреждениеләрендә) һәм төп (Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә).

Бәйге барышында «Урманнарны торгызу» (агач һәм куаклар утыртуда, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләүдә катнашу), «Урманны саклау һәм яклау» (урманнарны янгыннардан, корткычлардан һәм авырулардан саклау, урман фонды территориясен чистарту, кошлар өчен ясалма оялар әзерләү һәм элү буенча чараларда катнашу), «Мәгърифәтчелек эшчәнлеге» (экологик тематикага әңгәмәләр, лекцияләр, семинарлар, конференцияләр үткәрү), «Мәктәп урманчылыгы эшчәнлеген оештыру» (авторлык программаларын эшләү, мәктәп яны кишәрлекләрендә фәнни-тикшеренү, урман хуҗалыгы эшләре алып бару һ.б.) юнәлешләре буенча мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләрнең эшчәнлеге бәяләнә.

Бәйгеләрдә җиңүчеләр май ахырында билгеләнәчәк. Алар мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк һәм 2022 елның июлендә «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ базасында узачак Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының V слетында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International