ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында дәүләт урман инспекторларының хезмәт әзерлеге буенча дәрес узды

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә урман сагын гамәлгә ашыру буенча дәүләт урман инспекторларының хезмәт әзерлеге дәресе узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров, җитәкче-урманчылар, аларның урынбасарлары, кишәрлекләрдәге урманчылар һәм республика урманчылыкларын саклау һәм яклау буенча инженерлар катнашты.

Семинарны министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты. «Соңгы елда федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге) буенча урман законнарына кайбер үзгәрешләр кертелде, – диде ул. – Әйтик, орлыкчылык өлкәсендә күзәтчелек һәм урманнарда янгын күзәтчелеге бетерелде, әмма, аның каравы, урман сагын гамәлгә ашыру тәртибе расланды. Чара ахырында без сезне кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирәчәкбез».

Төп нотык белән дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул урман сагын гамәлгә ашыруны регламентлаучы норматив хокукый актлар, дәүләт урман инспекторларының хокуклары һәм бурычлары, урманнарны патрульләү буенча йөкләмәләр һәм актларны рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Ел саен 30 декабрьгә кадәр урманнарны патрульләү план-графиклары һәм маршрутларның карта-схемалары расланырга тиеш, – дип искәртте Айрат Әхмәров. – Маршрутның озынлыгы бер эш көне дәвамында урманнарга патрульлек итү мөмкинлегеннән чыгып билгеләнә. Кирәк булганда патрульлек маршрутын үзгәртергә рөхсәт ителә».

Чыгыш ясаучы шулай ук 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 30 июнендәге 1098 номерлы карары нигезләмәләре, хәтәрлекләр белән идарә итү һәм бәяләү системасы, контроль-күзәтчелек һәм профилактик чараларның төрләре, урманнарны административ тикшерү тәртибе, урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен үтәү һәм урман кишәрлекләрен арендалау шартнамәләрен үтәү өлешендә гражданлык хокукы җаваплылыгына тукталды.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы карары нигезендә, быел планлы контроль-күзәтчелек чаралары бетерелде. Планнан тыш контроль-күзәтчелек чаралары аерым очракларда үткәрелергә мөмкин, мәсәлән, табигый яки техноген характердагы гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы булганда. Шул ук вакытта аларны прокуратура органнары белән килештерергә кирәк», – дип йомгак ясады Айрат Әхмәров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International