2022 елның 13-15 апрелендә Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» белгечлеге буенча төбәкара һөнәри осталык бәйгесе узган. Бәйгедә Мари урман хуҗалыгы техникумы, Сувод урман хуҗалыгы техникумы, Лубян урман-техника көллияте, Уфа урман техникасы техникумы һәм Идел буе дәүләт технология университеты уку йортлары командалары катнашкан.
Лубян урман-техника көллиятеннән 3 нче курс студентлары Снежанна Кодес һәм Анастасия Караморкина (тренерлары – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Сираҗетдинова) чыгыш ясаган.
Һөнәри осталык бәйгесе 3 этапта узган. Беренче тур барышында катнашучылар ботаника, дендрология, торак пунктларны яшелләндерүгә кагылышлы сорауларга җавап биргәннәр, икенчесендә – бакча-парк һәм ландшафт төзелеше өлкәсендәге компетенцияләр буенча тематик квизда катнашып, командада эшләү күнекмәләрен күрсәткәннәр. Өченче тур барышында бәйгедә катнашучылар «Ландшафт дизайны» дисциплинасы буенча проектлар эшләгәннәр һәм аларны яклаганнар, шулай ук 16 кв. м мәйданлы балалар бакчасы төзү буенча гамәли биремне дә үтәгәннәр.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 1 нче урын Лубян урман-техника көллияте командасына бирелгән.
Котлыйбыз!