Татарстанның Әлмәт районында «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ һәм «Әлмәт урман хуҗалыгы» ДБУнең 2022 елның 1 кварталындагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2022 елның 15 апреле, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Әлмәт муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Анда ул «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ һәм «Әлмәт урман хуҗалыгы» ДБУ 2022 елның 1 кварталындагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә урманчылыкның административ бинасы базасында узды.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Рушан Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына, «Татарстанның чиста урманнары», «Хәтер бакчасы» табигать саклау акцияләренә әзерлек барышы турында сөйләде.

«Урман культуралары кампаниясе кысаларында 48 гектар мәйданда – урманнарны торгызу, 340 гектарда – урман культураларын агротехник карау, 102 гектарда урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылачак, – дип хәбәр итте Рушан Мөхәммәтшин. – Шулай ук 325 килограммнан да ким булмаган күләмдә орлык әзерләнәчәк һәм 665 мең данә орлык үстереләчәк. Тулаем алганда, без урман культуралары эшләренә әзер, кар катламы эреп беткәнен көтәбез».

Утырышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә санитар-савыктыру чаралары үткәрүгә, урман сагын гамәлгә ашыруга, саклагыч урман үсентеләре утыртуга бәйле йөкләмәләр бирде. «Шулай ук урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәүгә, гражданнар, шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар тарафыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк, – дип ассызыклады ул. –  20 апрельдә урманнарда янгын куркынычы сезоны ачылачак. Урман янгыннары барлыкка килү мөмкинлеген мөмкин булганча азайту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International