Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында брифинг узды. Анда министр 2022 елда урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек барышы, алда торган «Татарстанның чиста урманнары» һәм «Хәтер бакчасы» табигать саклау акцияләре турында сөйләде.
«Урман культуралары эшләренә 25 апрельдән соң керешү планлаштырыла. Бу узган елгыга караганда 10 көнгә соңрак, явым-төшем һәм кар эреп бетмәгәнгә күрә шулай, әмма борчылырлык түгел – аның каравы туфрак дым җитмәүдән җәфа чикмәячәк, – дип хәбәр итте Равил Кузюров. – Республикада урманнарны торгызу эшләре инде дүртенче ел рәттән «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылачак. Исегезгә төшерәбез, аның төп максаты – урманнарның кимү һәм торгызылу нисбәтен 2024 елга 100% дәрәҗәсендә тәэмин итү, ә төп максатчан индикаторлар – «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбште, %» һәм «Урман янгыннарыннан килгән зыян, миллион сум».
Министр хәбәр иткәнчә, 2022 елга беренче индикаторның пландагы әһәмияте 83,4% тәшкил итә, төбәк проекты буенча 3619 га мәйданда урманнарны яңадан торгызу эшләре башкарылачак.
«Шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә 1838 гектар мәйданда саклагыч урман үсентеләре утырту планлаштырыла, – диде Равил Кузюров. – Шулай итеп, быел республикада барлыгы 5457 гектар мәйданда урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылачак».
Моннан тыш, 500 га мәйданда РФ Урман кодексының 63.1 статьясы нигезендә, башка төбәкләрдән урманнардан файдаланучылар хисабына һәм 2307 га мәйданда «Татнефть» ГАҖнең парник газлары чыгарылуны компенсацияләү максатларында саклагыч урман утыртмалары утырту буенча берничә проект бар. Финанслау чыганакларын билгеләгәндә һәм әлеге проектларны уңышлы гамәлгә ашырган очракта, Татарстан Республикасында урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 8264 га тәшкил итәчәк.
Бу эшләрне башкару өчен узган ел базислы урман питомникларында һәм ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 34,1 млн.данә стандарт утырту материалы үстерелде, шул исәптән ылыслы токымнар – 25,5 млн. данә, яфраклы токымнар – 7,9 млн.данә, куаклар 700 мең данә.
«Татарстан Республикасы урман тармагы белгечләре алдында торган икенче тагын бер мөһим бурыч – урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, – дип белдерде министр. – Урманнарда янгын куркынычы сезоны 25 апрельдән соң, тотрыклы коры һава торышы урнашкач ачылачак».
Янгын куркынычы янаган чорга әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы эшләнгән, барлык урман янгыннарын сүндерү станцияләре, янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары тикшерелгән, урман фондын җир өстендә патрульләү маршрутлары расланган, урман янгыннары формированиеләре һәм мобиль янгын сүндерү төркемнәре төзелгән.
Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында урманнарны янгыннардан саклау мәсьәләләре буенча киңәшмәләр һәм видеоконференцияләр үткәрелгән. Мондый утырышларда янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү, урман янгыннарына каршы пропаганда, урман янгыны яки башка гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралган.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы урман фондын авиапатрульләү буенча хезмәт күрсәтүгә контракт төзелгән.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгы хәленә космик һәм җир өстендә мониторинг алып барыла, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып барыла, шулай ук «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте тәүлек буе эшли.
Аннары министр табигать саклау акцияләренә тукталды. «Кичә, 18 апрельдә, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе башланып китте. Быел ул 2 этапта узачак: 18 апрельдән 18 июньгә кадәр һәм 12 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Акциянең язгы этабы кысаларында республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак».
30 апрельдә Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе оештырылачак. Бу көнне фронттан туган якларына һәм якыннарына әйләнеп кайтмаган 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә 378 мең үсенте утырту планлаштырыла. Агач утыртуда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр, башкарма комитетлар, учреждениеләр, оешмалар, муниципаль районнардагы предприятиеләр, яшьләрнең иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, волонтерлар катнашачак.
«Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында (урман фонды һәм торак пунктлар җирләрен исәпкә алып) барлыгы 1 миллион үсенте утыртылыр дип көтелә», – дип йомгаклады министр.