Бөгелмә урманчылыгының урманнарны торгызу буенча инженеры Нурфия Ибраһимова зона семинар-киңәшмәсендә һөнәри берлек оешмасының эш тәҗрибәсе белән уртаклашты

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Кичә, 19 апрельдә, Алабуга шәһәрендә  РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы тарафыннан оештырылган социаль хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе булып узды.

Утырышта «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ урманнарны торгызу буенча инженеры, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Нурфия Ибраһимова доклад белән чыгыш ясады. Ул 2021 елда һөнәри берлек әгъзаларына үткәрелгән чаралар, социаль ярдәм чаралары һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде.

«Хәзерге вакытта безнең һөнәри берлек оешмасында 66 кеше тора, ул 100% тәшкил итә, – дип хәбәр итте Нурфия Ибраһимова. – Һөнәри берлек тарафыннан Ватанны саклаучылар көненә, Халыкара хатын-кызлар көненә һәм башка бәйрәмнәргә төрле акцияләр һәм бәйгеләр, чаралар үткәрелә. Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә, шулай ук урман комплексын үстерү өчен хезмәт куйган ветераннарга аерым игътибар бирелә. Без алар белән даими рәвештә очрашып торабыз, аларның эшләре белән кызыксынабыз, бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм бүләкләр тапшырабыз».

Зона семинар-киңәшмәсе ахырында һөнәр берлегенең Татарстан оешмасының алдынгы әгъзаларын бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләнүчеләрнең берсе – Нурфия Ибраһимова. Аңа намуслы хезмәте, һөнәри берлек әгъзаларының законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча актив эше өчен мактау грамотасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International