Лаеш һәм Лениногорск шәһәрләрендә урнашкан «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУның урман янгыннарын сүндерү станцияләре базасында 2022 елда урманнарда янгын куркынычы сезоны башланыр алдыннан киңәшмәләр узды. Алар эшендә республиканың II һәм III типтагы урман янгыннарын сүндерү станцияләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында урманнарда янгын куркынычы янаган чорда станцияләр эшен оештыру, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып бару мәсьәләләре каралды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.07.2019 ел, № 1605-р күрсәтмәсе нигезләмәләрен урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү чаралары, янгынга каршы җиһазлар, инвентарь, башка чаралар белән тәэмин итү өлешендә үтәүгә аерым игътибар бирелде.
«Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин станцияләрнең җитәкчеләре игътибарын Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең территориаль бүлекчәләре, муниципаль районнар һәм авыл җирлекләре хакимиятләре белән системалы хезмәттәшлек итү кирәклегенә юнәлтте. «Якын көннәрдә тотрыклы коры һава торышы урнашу белән урманнарда янгын куркынычы сезоны ачылачак. Урман янгыннары һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен җаваплылык нәкъ менә безгә йөкләнә», – дип ассызыклады ул.