Аксубай урман хуҗалыгында базислы урман питомнигының мәктәп бүлекчәсендә яфраклы агач токымнарының сабакларын утырту эше төгәлләнде

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Аксубай урман хуҗалыгында базислы урман питомнигының мәктәп бүлекчәсендә  яфраклы агач токымнарының сабакларын утырту эше төгәлләнде. «Барлыгы 30 мең данә Гибрид-38 дигән тирәк сабагы утыртылды, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов. – Киләсе елда алар саклагыч урман утыртмаларын булдыру өчен файдаланылачак».

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта учреждениедә стандарт утырту материалы казып алына. «Бүгенге көндә 15 мең данә үсенте казып алынды. 5-7 көннән  урманнарны торгызу эшләренә керешергә планлаштырабыз», – дип өстәде Сергей Кузнецов.

Урман культуралары сезоны кысаларында Аксубай урманчылыгы территориясендә 26,6 га мәйданда – урманнарны торгызу һәм үрчетү, 74 га – урман культураларын тулыландыру, 250 га – урман культураларын агротехник карау, 25 га яр-сыза урман утыртмаларын утырту эшләре башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International