Нурлат урман хуҗалыгы белгечләре урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәүгә керешкәннәр

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

ТР «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы кысаларында янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салуга керешкәннәр. «Хәзерге вакытта эшләр Чулпан кишәрлеге территориясендә башкарыла, 2 берәмлек техника җәлеп ителә, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Спартак Еливанов. – Әлеге чаралар урман янгыннары барлыкка килүне кисәтүгә һәм аларның таралуын чикләүгә юнәлтелгән».

Аның сүзләренә караганда, быел Нурлат урманчылыгы территориясендә 117 км янгынга каршы минераллаштырылган яңа полосалар булдырылачак һәм 103 км озынлыктагы минераллаштырылган полосаларны карап чыгачаклар. Шулай ук янгынга каршы билгеләнештәге юллар төзү, аларны үзгәртеп кору, урманнарга килә торган гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү, мәгълүмат стендлары, аншлаглар һәм янгынга каршы тематикага щитлар урнаштыру һ.б. эшләр дә башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International