Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә экологик бәйрәм – Халыкара Җир-Ана көненә багышланган чара булып узган. Анда «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Әхмәтгалиев һәм аның урынбасары Марсель Хәннанов катнашкан.
Марсель Хәннанов гомуми белем бирү учреждениесе укучылары алдында лекция белән чыгыш ясаган. Аның кысаларында ул балаларга республиканың урман тармагы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелә торган эшләр, шулай ук урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгән.
Моннан тыш, «Урман белгечләре» викторинасы оештырылган, аның барышында укучылар урман, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында белемнәрен ныгыткан. Викторина нәтиҗәләре буенча иң яхшы катнашучылар дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнгән.
Халыкара Җир-Ана көне (International Mother Earth Day) ел саен 22 апрельдә билгеләп үтелә. Бәйрәм БМО Генераль Ассамблеясенең 63 нче сессиясендә 2009 елда гамәлгә куела. Резолюциянең автордашлары – БМО әгъзалары булган 50 артык дәүләт. Резолюциядә ассызыкланганча, Җир һәм аның экосистемалары безнең йортыбыз булып тора һәм хәзерге һәм киләчәк буыннарның икътисадый, социаль һәм экологик ихтыяҗлары арасында гадел нисбәт булдыру өчен табигать һәм Җир планетасы үзара тату булырга тиеш.