ТР «Идел буе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Югары Ослан «Березка» балалар бакчасында «Урман һәм Кеше» темасына дәрес үткәргәннәр. Аның кысаларында инженерлар Нияз Шәйхетдинов һәм Елена Исхакова балаларга урманнар, аларның мөһим су саклау, яклау, икътисадый һәм социаль функцияләре, шулай ук урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгәннәр.
«Урманнарны юкка гына «планетаның үпкәләре» дип атамыйлар. Һәр яфрак, һәр үлән – кечкенә генә фабрика ул, анда кояш уты һәм җылылык йогынтысында кислород бүленеп чыга торган катлаулы күренешләр бара, – дип сөйләгән Нияз Шәйхетдинов. – Шулай ук урманнар елгаларның, инешләрнең, сулыкларның тулы сулылыгын тәэмин итә, тирә-юньдәге климатны йомшарта һәм дымландыра. Моннан тыш, һаваны тузаннан һәм корымнан чистартучы да урман, ул җиләк-җимеш, гөмбәләр, дару үләннәре һәм матди кыйммәтләр чыганагы».
Очрашу ахырында урманчылык белгечләре «Кошлар өчен иң яхшы җимлек» бәйгесендә катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар.