2022 елда Татарстан Республикасында 1838 га мәйданда яклагыч урман үсентеләре утыртылачак. Шулардан яр-сыза утыртмалары – 1685 гектарда, кыр саклаучы урман үсемлекләре 153 гектарда утыртылачак. Эшләр «2013-2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» программасы кысаларында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре тарафыннан башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә республикада барлык яклагыч урман утыртмаларының гомуми мәйданы 145 мең га тәшкил итә. Соңгы 10 елда мондый үсентеләр 25 мең га мәйданда булдырылды, шул исәптән 2021 елда – 3,5 мең га.