ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча быел сатып алынган яңа техника һәм җиһазлар белән тулыландырылды. Урман хуҗалыкларына 13 берәмлек техника – 6 берәмлек «Беларус-82.1» тракторы һәм 7 берәмлек ярымтагылмалы ЛКТ-4П янгын сүндергечләр, шулай ук 243 берәмлек җиһаз һәм инвентарь (Колесов кылычлары, урман янгыннарын сүндерү өчен букчалы җайланмалар, культиваторлар, сабаннар һәм тырмалар) тапшырылды.
«Узган ел ярымтагылмалар үзләренең нәтиҗәле булуын исбатладылар, алар ярдәмендә урман фонды җирләрен ялкын таралудан саклап кала алдык, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров. – Үз чиратында, «Беларус-82.1» тракторлары киң спектрдагы бурычларны башкара алалар, алар арасында – янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салу һәм яңарту, урман культураларын булдыру. Бу техника хәзер, янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоны ачылган чорда, аеруча кирәк».
Исегезгә төшерик, 2022 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан барлыгы 108,4 млн.сум күләмендә финанс бүлеп бирелде, шул исәптән урман янгыннарын сүндерү һәм урман культурлары техникасын сатып алуга – 22 млн.сум.