30 апрельдә Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узачак

2022 елның 29 апреле, җомга

2022 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узачак. Бу көнне фронттан өйгә кайтмаган 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә, туганнарына һәм якыннарына багышлап 378 мең үсенте утыртылачак.

Казан янындагы акция 4 мәйданчыкта узачак: Питрәч районының Иске Шигали авылы янында (Матюшино кишәрлеге урманчылыгы – 7 га), Лаеш районының Тарлаш авылында (Столбище кишәрлеге урманчылыгы – 5 га), Дачный бистәсе янында (Биектау кишәрлеге урманчылыгы – 2,5 га) һәм Биектау районының Каменка шифаханәсе бистәсендә (Иске Казан кишәрлеге урманчылыгы – 2 га) (кишәрлекләрнең координаталары: N 55.937674, E 49.261050; N 55.933160, E 49.332004; N 55.8014528, E 49.5507106; N 55.568590, E 49.14142). Әлеге мәйданчыкларда утырту өчен 63 мең чыршы, нарат һәм карагай үсентесе әзерләнгән.

Барыгызны да акциягә кушылырга һәм үз герое хөрмәтенә агач утыртырга чакырабыз.

Акция 10.00 сәгатьтә башлана. Бармакчалы бияләйләр, көрәкләр, үсентеләр урында биреләчәк.

ТР муниципаль районнарындагы башка мәйданчыкларда акция үткәрү урыннары һәм вакыты турында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы порталында https://minleshoz.tatarstan.ru/2022.htm яки әлеге сайтта:  https://садпамяти2022.рф белергә мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акция Татарстан Республикасының башка шәһәрләрендә һәм торак пунктларында да узачак. «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында (урман фонды җирләрен һәм торак пунктларны исәпкә алып) барлыгы 1 млн. үсенте утыртылыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International